World News

Татарстанда көчле җил һәм -8 градуска кадәр салкын көтелә

Татарстанда бүген, 6 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, республикада кар явачак, кайбер районнарда җиңелчә буран булырга мөмкин. Көндез явым-төшемнәрнең интенсивлыгы кими, урыны белән генә бераз кар ява.

Җил секундына 6-11 метр тизлек белән көньяк-көнбатыштан исәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.

Һава температурасы -3..-8 градус була. Автомобиль йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә, чөнки республика юлларында бозлавык саклана.

Читайте на сайте