Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында әтиле-уллы ике кеше һәлак булган
Узган төндә Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында янгын чыгып, 65 яшьлек ир-ат һәм аның 42 яшьлек улы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Күршеләре сүзләренчә, алар еш кына өй эчендә тәмәке тартканнар. Фаразланганча, бу юлы аларның саксызлыгы аркасында янгын чыккан. Янгынны күргәч тә, күршеләре 112 номерына шалтыраткан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, ут бөтен йортны әйләндереп алган булган. Йорт хуҗалары исән калмаган – янгынны сүндергәндә аларның мәетләре табылган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди: беркайчан да яткан хәлдә тәмәке тартмаска, көл савытлары кулланырга, тәмәке төпчекләрен тулысынча сүндерергә, шулай ук янучан сыеклыклар янында тәмәке тартмаска киңәш ителә. Шулай ук ведомство торакка янгын хәбәрчеләрен урнаштырырга киңәш итә.