Теләчедә яңа чаңгы сезонына старт бирелде
Теләче чаңгы базасында яңа чаңгы сезонына старт бирүче ярышлар үткәрелде. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
Чарага килүчеләрне иң элек муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин сәламләде. Ул үзенең чыгышында кышкы айларның санаулы гына булуын билгеләп үтеп, райондашларны чаңгыда һәм тимераякта күбрәк йөреп, кышкы табигать белән хозурланып калырга чакырды.
Ярышта балалар, яшьләр белән беррәттән өлкән буын вәкиләре дә актив катнашты. Җиңүчеләргә, призлы урыннар яулаучыларга Мактау грамоталары белән медальләрне муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тапшырды, диелә хәбәрдә.