World News

Татмедиа яңалыклар генерациясе буенча Россиянең алдынгы 20 ресурсына керде

ТАТМЕДИА медиахолдингы Россия медиаресурслары арасында яңалыклар саны буенча егерменче урынны алды. Мәгълүматлар ММЧ һәм соцмедиа СКАН-Интерфакс мониторингы системасы тарафыннан әзерләнгән.

«Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларын, социаль платформаларны һәм Телеграм-каналларны исәпкә алсак, контент күләме күп тапкырлар арта. Бу инде интуициягә таянып булмый торган мохит – төгәл мәгълүматларга һәм системалы анализга гына», - дип билгеләп үтә тикшеренү авторлары.

Хисап чорында Татмедиа ресурсларында 195 356 уникаль материал басылып чыкты, бу медиахолдингка Россиянең барлык Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында егерменче күрсәткечне тәэмин итте.

Читайте на сайте