World News

Белгеч Татарстан хезмәт базарындагы дүрт трендны атады

2025 ел нәтиҗәләре нигезендә, Татарстан хезмәт базарында берничә төрле тренд күзәтелә. Алар арасында – массалы режимда эшкә яллый торган өлкәләрдә кадрлар кытлыгы саклану, эш бирүчеләрдә күнекмәләргә ия булган эш эзләүчеләргә ихтыяҗ булу, персоналны эш урынында саклап калдыру һәм кешеләр арасында өстәмә акча эшләүгә ихтыяҗ булу. Бу хакта «Татар-информ»га hh.ru Идел буе директоры Альбина Солтанова хәбәр итте.

«Беренчедән, массалы режимда эшкә яллый торган өлкәләрдә кадрлар кытлыгы саклана. Бу иң беренче чиратта ваклап сату, медицина һәм фармацевтика өлкәләренә кагыла. Кадрлар кытлыгы проблемасын эш эзләүчеләрнең күнекмәләре җитәрлек дәрәҗәдә булмау көчәйтте. Шул сәбәпле, эш бирүчеләрч базарда кандидатлар булуга карамастан, персонал сайлап алу белән проблемалар кичерә. 2025 елда татарстанлыларны эшкә алудан баш тарту очракларының төп сәбәбе кандидатның квалификациясе җитмәү булган. Бу – хезмәт базарындагы икенче тренд», - дип сөйләде ул.

Өченчедән, эш бирүчеләр ресурсларны оптимальләштерүгә, кадрларны җентекләбрәк сайлап алуга һәм персоналны эш урынында саклап калу өчен көчләрне арттыруга игътибар итте. Дүртенчедән, эш эзләүчеләр арасында да, эш бирүчеләр арасында да өстәмә акча эшләүгә карата ихтыяҗ саклана. Дүртенче кварталда үткәрелгән сораштыру мәгълүматлары нигезендә, татарстанлыларның 47 проценты якындагы өч айда өстәмә эш эзләргә планлаштыра.

Читайте на сайте