World News

Татар китабы йортында «Такташның беренче китабы» күргәзмәсе эшли башлады

Бүген, 23 гыйнварда, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) «Такташның беренче китабы» камера күргәзмәсе ачыла. Экспозиция 30 апрельгә кадәр эшләячәк. Ул татар әдәбияты классигы Һади Такташның 125 еллыгына багышланган. Проект яшь авторның әдәби процесска һәм милли шигърият тарихына ничек килеп керүе турында сөйли. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күргәзмә музейның даими рәвештә эшләүче экспозициясенә интеграцияләнгән һәм XX гасыр татар әдәбияты оешу тарихын дәвам итә. Җыйнак, ләкин эчтәлекле күргәзмә шагыйрьнең беренче китабын күрергә һәм классикның юлы нәрсәдән башлануын белергә мөмкинлек бирә.

Экспозициядә авторның исән чагында нәшер ителгән басмалары, аның беренче җыентыгы басылып чыгу белән бәйле документлар һәм материаллар, шулай ук шагыйрьнең иҗатының башлангыч чоры турында иллюстратив һәм архив материаллар тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне 30 апрельгә кадәр музейга билет һәм Пушкин картасы белән килеп карарга мөмкин.

Күргәзмә эше кысаларында мәдәни программа көтелә:

  • «Агыла да болыт агыла» фильмын күрсәтү – 23 гыйнварда күргәзмә презентациясендә;
  • Хәсән Туфан һәм Һади Такташка багышланган шигъри слэм – 29 гыйнварда;
  • Луиза Янсуарның «Лакуна» циклыннан «Җир уллары трагедиясе: Такташ фатализмы и парадокслары» лекциясе – 4 февральдә;
  • «Һади Такташның Казаны» җәяүле экскурсиясе – һәр шимбә 11:00 сәгатьтә, алдан язылу таләп ителә;
  • Һади Такташның иске татар телендәге беренче китабын уку түгәрәге – 28 мартта.

Читайте на сайте