World News

Чүпрәледән Олег Кузнецов Яңа Чишмә районында мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде

Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфасына Олег Витальевич Кузнецов билгеләнде. Бу хакта «Туган як» сайты яза.

Олег Витальевич 1991 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында туган.

2015 елда Мәскәү гуманитар-икътисад институтының юридик факультетын тәмамлап, югары белем ала.

2010-2011 елларда хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәт үтә.

Агымдагы вазыйфага билгеләнгәнче Олег Кузнецов Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Балалар иҗаты йорты» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе директоры булып эшләде.

Читайте на сайте