Путин югары белем бирүнең яңа системасына күчү проектын 2030 елга кадәр озайтты
РФ Президенты Владимир Путин югары белем реформасы буенча пилот проектын 2029/30 уку елына кадәр озайту турындагы указга кул куйды. Элегрәк проектны гамәлгә ашыру 2023/24-2025/26 елларга планлаштырылган иде.
Яңа системада база һәм махсуслаштырылган югары белем, шулай ук һөнәри – аспирантура билгеләнә. Махсус әзерлек дигәндә, магистратура, ординатура һәм ассистентура-стажировка күздә тотыла. Төрле дәрәҗәләрдә уку сроклары база югары уку йортында – 4 елдан 6 елга кадәр, магистратурада 1 елдан 3 елга кадәр тәшкил итә.