Республика ифтары Казанда 13 мартта узачак
Быел Республика ифтары 13 мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Чараны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Ак Барс Арена» директоры Радик Миңнеәхмәтов һәм «Туган авылым» комплексы хуҗасы Радик Абдрахманов оештырачак.
Кичәнең мактаулы кунагы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булачак.
Хәзерге вакытта катнашучыларның төгәл саны ачыкланмаган.