World News

Кара бәрхет түбәтәй

Кара бәрхет түбәтәй

Кара бәрхет түбәтәен

Килешле итеп кигән.

Озын чәчен кыстырып,

Фотосурәткә төшкән.

Кулдан сырылган түбәтәй –

Гыйльметдин Шәрәф бүләге.

Тукайны мәңгеләштерү –

Булган аның теләге.

Милли түбәтәй Тукайга

Бигрәк килешеп тора.

Халкы өчен горурланып,

Ерактан балкып тора.

Тукай түбәтәен күрү –

Минем өчен дәрәҗә.

Милләтемнең язмышы –

Түбәтәйле егетләрдә.

Буыннардан-буыннарга

Саклансын Тукай рухы!

Мәңге яшә, Тукаебыз,

Син – татарның бөек улы!

Биектау районы, Өнсә авылы мәктәбеннән Ганиева Эльза Фәнис кызы, 2023 ел.

җитәкче: Габделхәева Гөлназ Әдһәм кызы.

Читайте на сайте