World News

Матвиенко Мөхәммәтшинны югары дәүләт бүләгенә лаек булуы белән тәбрик итте

РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденына лаек булуы уңаеннан котлау телеграммасы юллады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу - Сезнең Россия файдасына нәтиҗәле хезмәтегез, югары профессионализм, эшкә җаваплы карашыгызга лаеклы бәя. Инде күп еллар сез Татарстан Республикасы мәнфәгатьләренә тугры хезмәт итәсез, аның социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәсез, якташларыгызның хөрмәтен һәм ышанычын казанасыз. Киләчәктә дә бөтен башлангычларыгыз уңышлы булсын, ә уй-ниятләрегез тормышка ашсын», – дип билгеләп үтте Матвиенко котлау телеграммасында.

Искәртеп үтәбез, Фәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде. РФ Президенты Владимир Путинның шул хактагы указы хокукый актлар сайтында урнаштырылган. Фәрит Мөхәммәтшин югары бүләккә Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив закон чыгару эшчәнлеге өчен лаек булды.

Читайте на сайте