World News

Казанда «Юмарт Чәк-чәк» хәйрия акциясе кысаларында 2,2 миллион сумнан артык акча җыелган

Татарстан башкаласында «Юмарт Чәк-чәк» хәйрия акциясе тәмамланды. Чараны «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы уздырган иде. Проект ярдәм итү теләге белән янып яшәгән эшмәкәрләрне, волонтерларны һәм шәһәр халкын берләштергән: иганәләрнең гомуми суммасы 2,2 миллион сумнан артып киткән. Матди булмаган ярдәм күләме 500 мең сумнан артыграк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.«Игелекле эш өчен кабыз» акциясе кысаларында шәһәр халкы сәламәтлекләре чикле һәм инвалид 31 балага ярдәм иткән. Аның нәтиҗәләре буенча 1 миллион 210 мең сум күләмендә акча җыелган.

Акциядә эшмәкәрлек секторы актив катнашкан. Аның вәкилләре хастаханәләрдә дәваланучы балаларга ярдәм максатыннан 70 мең 614 сум акча биргән. Моннан тыш, хәйрия чараларында һәм аукционнарда 650 мең сум акча җыя алганнар.

«Юмарт сишәмбе» һәм «Юмарт Чәк-чәк» кысаларында республиканың 30 дан артык коммерцияле булмаган оешмасы чараларны мөстәкыйль оештырган. Алар арасында – остаханәләр, күргәзмәләр, концертлар һәм ярминкәләр. Чараларда җыелган иганәләр суммасы 335 мең 573 сумны тәшкил итә.

Читайте на сайте