Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй хәрбиенә «Батырлык өчен» медале тапшырылды
Бүген Зәйдә махсус операциядә катнашучы Сергейга (аның хәрби кушаматы – Старый) «Батырлык өчен» медале тапшырдылар. Бүләкне махсус хәрби операциядә катнашучылар белән 50нче очрашуда район башлыгы Рәзиф Кәримов тапшырды. Сергейга 53 яшь, ул махсус операциягә 2024 елның сентябрендә контракт буенча киткән.
Үз карарын ул гади генә итеп аңлата: «Кемгәдер илне якларга кирәк бит». Ул хәрби бурычын Германиядә үтәгән, әмма, үзе әйтүенчә, алгы сызыкта күргәннәргә әзер булып тору мөмкин түгел.
Сергей хәрби хезмәтен Покровское юнәлешендә башлаган. Рядовой булган, шофер булып хезмәт иткән. Аның бурычларына азык-төлек, су һәм сугыш кирәк-яраклары китерү, шулай ук яралыларны һәм һәлак булганнарны эвакуацияләү кергән. Еш кына техникасыз эшләргә туры килгән.
Фотоны Айгөл Яруллина тәкъдим итте
Сергей 2025 елның апрелендә Покровское юнәлешендә хәрби бирем үтәгәндә яраланган. Нәтиҗәдә, аяк табанын ампутацияләгәннәр. Хәрби хезмәтне алга таба дәвам итү мәсьәләсе әлегә ачык кала: әлеге карарны командование кабул итәчәк.
Аның сүзләренчә, волонтерлар, шул исәптән Зәй волонтерлары да алгы сызыкта зур ярдәм күрсәткән.
Сергей әйтүенчә, хәзер аның тормышка мөнәсәбәте тамырдан үзгәргән. Ләкин ул язмышы шундый борылыш алуына үкенми.
Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.