Татарстанда махсус операция хәрбиләренә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсе хәл ителә
Татарстанда Россия дәүләт бүләкләренә лаек булган махсус хәрби операциядә катнашучыларга җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсе карала. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында «Ватанны саклаучылар» фондының ТР буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хәбәр итте.
«Үз вакытында Россия Президенты [Владимир Путинның] РФ Дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ташламалы тәртиптә җир кишәрлекләре бүлеп бирүгә кагылышлы боерыгы кабул ителде. Төбәкләргә тиешле норматив актлар кабул итү мәсьәләсен карарга тәкъдим ителде», - дип сөйләде ул.
Удачина билгеләп үткәнчә, Татарстанда мондый эш алып барыла. «Без дә ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында тиешле закон проектын эшләүдә катнаштык. Якын арада бу мәсьәлә каралыр дип өметләнәбез», - дип ассызыклады ул.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов бу мәсьәлә буенча «эш чыннан да алып барыла, әмма ул гади түгел» дип раслады. «Мондый мөрәҗәгатьләр, мөгаен, күп депутатларга киләдер. Эш бара», - дип белдерде ул.