World News

Мәктәп укучылары заманча жанрларда татар музыкасын чыгаручы «TATMusic» лейблын оештырды

«Vibe Production» һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә «TATMusic» дип аталган яңа музыкаль лейбл эшчәнлеген башлап җибәрде. Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары Ибраһим һәм Мостафа Әхмәдуллиннар гамәлгә ашыра. TatMusic лейблы татар телен яшьләр яратып тыңлаган жанрлар аша яңадан актуаль итү максатыннан булдырылган.

Ибраһим Әхмәдуллин сүзләренчә, бүгенге татар мәдәниятендә яшьләр юнәлешендә билгеле бер бушлык сизелә.

«Казан урамнарына чыгып карасак, яшьләрнең 60-70 проценты рэп, трэп яки хип-хоп жанрларын тыңлый, әмма бу музыка күбесенчә рус яки көнбатыш телләрендә яңгырый. Татар телендә мондый жанрдагы җырлар җитми. Шуңа күрә яшьләр заманча яңгырашны читтән эзләргә мәҗбүр, бу исә тел белән бәйләнешнең өзелүенә китерә», - дип билгеләп үтте ул.

Лейблның беренче рәсми релизы – Heasam исемле артист башкаруындагы «BÜRE» җыры. Ул үзендә рэп, хип-хоп һәм электроника кебек жанрларның үзенчәлекләрен берләштергән. Проект авторлары аңлатуынча, әлеге җыр телне югалту куркынычын күрсәтүне һәм тыңлаучыны туган телне саклау турында уйланырга этәрүне максат итеп куя.

2026 елның язында артистның «HeasamStan» исемле дебют альбомы чыгачак. TATMusic командасы әлеге альбомны «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында җанлы тавышта тәкъдим итәргә ниятли.

Читайте на сайте