World News

Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы башлыгы белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләште

Эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән рәсми очрашуда катнашты. Алар төбәкнең татар җәмәгатьчелеге проектларына ярдәм итү һәм мәдәни алмашу перспективалары турында фикер алыштылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Васил Габтелгаяз улы очрашуның әһәмиятле булуын билгеләде. Ике як арасында килешү булуын искәртеп, мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен мөмкинлекләр күп булуын бәян итте. Очрашу барышында алар үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте