World News

Кукмара районы Иске Юмья авылында 20 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы төзекләндерелә

Кукмара районы Иске Юмья авылы балалар бакчасы тиздән үз эшчәнлеген капиталь ремонт уздырылган яңа бинада дәвам итәчәк. Балалар өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыру максатыннан, элеккеге башлангыч мәктәптә зур күләмле төзекләндерү эшләре алып барыла, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.

«Безнең бакча бинасы бик иске: ул 1974 елда салынган һәм аны яңарту мөмкин түгел иде, – дип сөйли мөдир Лариса Антонова. – 2024 елда авылдагы башлангыч мәктәп үз эшчәнлеген туктаткач, укучыларны автобус белән Оштырма Юмья авылындагы белем йортына йөртә башладылар. Әлеге бина исә буш торды. Җитәкчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә, узган елның ноябрендә капиталь ремонт эшләре башланды».

Ремонт эшләренә «Стройком» оешмасы хезмәткәрләре алынган. Бүгенге көндә бинаның түбәсе, тәрәзәләре тулысынча алыштырылган, җылылык, су һәм электр челтәре системалары тәртипкә китерелгән. Идән, түшәм, диварлар өр-яңадан эшләнәчәк, керү-чыгу, бүлмә ишекләре дә яңа булачак. Ремонт эшләрен башкару өчен барлык кирәкле материаллар үз вакытында кайтартыла. Аш-су блогы, бәдрәф бүлмәләренең дивар-идәннәренә ябыштыру өчен плитәләр һәм кирәк-яраклар да үз чиратын көтә.

«Төзүчеләрнең сүзләре буенча, биредә алар кулы кагылмаган бер почмак та калмаячак, – ди мөдир. – Шулай ук территория төзекләндерелеп, балалар өчен уен мәйданчыклары да ясалыр дип өметләнәбез».

Лариса Геннадьевна билгеләп үткәнчә, ремонт төгәлләнгәч, балалар бакчасы заман таләпләренә һәм санитар нормаларга туры китереп яңартылган бинага күчәчәк.

Хәзерге вакытта балалар бакчасында Иске Юмья авылыннан төрле яшьтәге 15 сабый тәрбияләнә. Төзекләндерелүче бакча 20 урынлык булачак.

Читайте на сайте