World News

Хәтердән җуелмыйлар

Хәтердән җуелмыйлар

Сугыш килде, бездән сорамады,

Килеп керде һәрбер ишеккә.

Әтиләре киткән ил сакларга

Сабыйлары калган бишектә.

Каты сугыш барган чакта тудым.

Салкын өйдә елап ятканмын.

Тирә-күрше кереп юатканда

«Әниме әллә?» – дип бакканмын.

Иртә таңнан әни эшкә киткән.

Әйтеп киткән күрше карчыкка:

«Дүрт-биш бала кала, әби, сиңа,

Зинһар карый күрче, талчыкма».

Ул елларда халык бик ярдәмчел,

Сабыр булган, иткән изгелек.

Өмет белән яшәп һаман көткән

Ирләр кайтыр җиңеп, ил гизеп…

Көтә торгач җиңү таңы атты,

Сугыш бетте, кайтты солдатлар.

Кемгә шатлык, кемгә кара кайгы

20 миллион кайтмый калганнар.

Габбас абый кайтты – минем күршем.

Тома сукыр һәм дә бер кулсыз.

Сабый бала кебек өйрәнә ул

Адашмас өчен юлсыз.

Кордаш диеп хәл белергә килә

Икенче фронтовик – Габдулла.

Агач аяклары – ике протез таяк

Арып беткән,маңгаеннан тир тама.

Гаилә хәлен сөйләп утыралар

Йөзләренә чыкмый елмаю.

Мөмкин кадәр тырышырга кирәк

Авырган тәнгә савыгу табу.

Карыйм да мин шушы кешеләргә

Сокланамын, көчле рухлылар!..

Яшь солдатлар тыныч илебезне

Сугыш булмасын дип саклыйлар.

Туган җирнең тынычлыгын тою,

Бердәмлекне тою бик рәхәт.

Дошманнардан илне саклаучылар –

Газиз халкым, сиңа зур рәхмәт!

Мортазина Лилия Әгзәм кызы, 2025 ел.

Читайте на сайте