World News

Коробченко Татарстан сәнәгатенең 2026 елга бурычларын атады

Роботлаштыру, пилотсыз системалар үзәген булдыру һәм машина төзелешендә җитештерүне арттыру – 2026 елга шундый бурычларны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Олег Коробченко Түбән Камада узган коллегия утырышында әйтте.

ТР вице-премьеры сүзләренчә, быел республикада түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  • 10 мең хезмәткәргә 70 берәмлек белән роботлаштыруга ирешергә;
  • пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәген төзеп бетерергә һәм резидентлар җәлеп итәргә;
  • автомобильләр, самолетлар, вертолетлар һәм башка техника җитештерүне арттырырга.

Читайте на сайте