World News

Татарстаннан сугыш ветераны Лена Сабирҗан кызы 95 яшьлек юбилеен билгели

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Лена Сабирҗан кызы Булатова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Лена Сабирҗан кызы 1931 елның 18 февралендә Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылында туа. Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшләгән», – диләр матбугат хезмәтендә.

Урта мәктәпне тәмамлап, 1948 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетына укырга керә. 1953 елда Кукмара урта мәктәбендә тарих укыта башлый. 1956 елда КПССның Кукмара райкомының булачак беренче секретаре Атлас Булатовка кияүгә чыга. Аларның өч баласы туа.

«Ире белән районнан районга күчеп йөри, Саба һәм Мамадыш урта мәктәпләрендә эшләргә өлгерә. Лена Сабирҗан кызының 30 еллык педагогик стажы бар. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Читайте на сайте