World News

Нәкый Исәнбәтнең оныгы Ринат Исәнбәт вафат булган

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында озак еллар дәвамында рәссам-дизайнер булып хезмәт иткән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Празат улы Исәнбәт вафат булган. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аңа 64 яшь иде. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы туганнарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», – диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте