World News

Менделеевскидан махсус хәрби операция зонасына 305 тонна ярдәм озаттылар

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Менделеевск районыннан 305 тоннадан артык гуманитар ярдәм, шул исәптән автомобильләр, мотоцикллар, радиоэлектрон көрәш чаралары, тепловизорлар, квадроцикллар, квадрокоптерлар һәм төзелеш материаллары җибәрелгән.

Район башлыгы Роберт Искәндәров хисап сессиясендә искәрткәнчә, эшнең төп юнәлеше - махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү һәм аларның гаиләләре иминлеге турында кайгырту.

«Бүген якташларыбыз Россия азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен батырларча көрәшә. Менделеевск егетләренең гражданлык һәм хәрби бурычларын намус белән үтәве бездә горурлык хисләре уята», – диде ул.

Искәндәров хәбәр иткәнчә, быел хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен Тернәкләндерү үзәген проектлау башланачак. Яңа комплекс ветераннарның физик һәм психологик көчләрен торгызу урыны, шулай ук социаль ярдәм һәм гражданлык тормышына адаптацияләү үзәге булыр дип көтелә.

Районда өч инициатив төркем («Без бергә», «Өй җылысы» һәм «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз») эшли, аларның эшчәнлеге дүрт елга якын дәвам итә. Дан Аллеясын ачу һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук Әфганстан һәм Чечня сугышчыларына багышланган мемориаль комплекс төзү геройларның казанышларын тану символы булды.

Искәндәров билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция ветераннары Ватанга яңа статуста хезмәт итүләрен дәвам итә. Мәсәлән, Батырлык ордены белән бүләкләнгән һәм «Батырлар» программасы җиңүчесе Айдар Нуриев Турай авыл җирлеген җитәкләде.

Читайте на сайте