World News

Татарстанда «дача амнистиясе» буенча 850 меңнән артык күчемсез милек рәсмиләштерелгән

2006 елда «дача амнистиясе» турындагы закон үз көченә кергәннән бирле Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир кишәрлекләренә — 426,7 меңнән артык, торак йортларга — 303 меңгә якын һәм төзелешкә рөхсәт таләп итми торган башка корылмаларга 121,6 меңнән артык хокук рәсмиләштергән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров билгеләп үткәнчә, быел «амнистия»гә 20 ел тула. Бу вакыт эчендә механизм берничә тапкыр озайтылды һәм төзәтелде, ләкин халык арасында ихтыяҗ саклана. Республикада гадиләштерелгән тәртиптә күчемсез милек объектларына барлыгы 850 меңнән артык хокук теркәлгән.

Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский ассызыклаганча, «дача амнистиясе» ярдәмендә йөзләрчә мең бакчачы төзелешләрен законлаштыра алды. Рәсмиләштерелгән күчемсез милек хуҗаларына милекне иминиятләштерергә, объектларны сатарга, мирас буенча тапшырырга мөмкинлек бирә, бу гражданнарның социаль якланганлыгын һәм икътисади активлыгын арттыра.

«Дача амнистиясе»нең гамәлдә булу вакыты 2021 елның 30 декабрендәге 478 нче номерлы Федераль закон нигезендә 2031 елның 1 мартына кадәр озайтылды.

Читайте на сайте