World News

«Квадрат» өчен 150 мең сум: Татарстанда шәхси йортлар төзү үзенчәлекләре

Татарстанда шәхси торак төзелеше базары: күләме һәм динамикасы

Татарстан 2025 елда торакны файдалануга тапшыру буенча рекордны яңартты. Барлыгы 3,5 млн кв. метр файдалануга тапшырылган, шуның 68 проценты шәхси торак төзелешенә туры килә.

Соңгы биш елда шәхси торак төзелеше сегменты позицияләрен сизелерлек ныгытты. Файдалануга тапшыру күләме 2020 елда 1,5 млн кв. метр булса, 2025 елда 2,4 млн га кадәр арткан. Төзелешнең гомуми күләмендә шәхси торак төзелеше өлеше бу елларда 49 проценттан 71 процентка кадәр җиткән һәм күпчелек очракта файдалануга тапшырыла торган торакның яртысыннан артыгын тәшкил иткән.

2026 елда республикада 2 млн кв. метр шәхси торак тапшырырга планлаштыралар, әмма, мөгаен, факттагы күрсәткеч алдан әйтелгән саннан зуррак та булачак.

Тенденция гомумроссия динамикасына да туры килә. Шәхси йортлар белән кызыксыну арту турында шушы көннәрдә үзенең телеграм-каналында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте. Әйтик, 2019 елдан илдә 370 млн кв.метрдан артык шәхси торак файдалануга тапшырылган. Вице-премьер билгеләп үткәнчә, ихтыяҗ ташламалы ипотека һәм социаль газлаштыру программасы ярдәмендә арта.

Моңа бәйле рәвештә Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнгән 2030 елга кадәр шәхси торак төзелешен үстерү буенча чаралар комплексы расланды. Документ шәхси йортларның һәркем файдалана алырлык булуын арттыруны, инфраструктураны үстерүне, җир кишәрлекләрен төзелешкә җәлеп итүне һәм регионнарга, подрядчыларга һәм йорт комплектлары җитештерүчеләргә ярдәм итүнең өстәмә чараларын күздә тота.

«Торак тапшыру күләмнәрендә шәхси торак төзелеше өлеше тотрыклы рәвештә югары, шуңа күрә бу безнең үсеш ноктасы. Ләкин бу әле демография мәсьәләсе дә. Кешеләр иркен һәм уңайлы урында яшәгәндә, алар киләчәккә тә ышанычлырак карый. Шулай булгач, бу юнәлешне алга таба да үстерәчәкбез», – дип билгеләде Хөснуллин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның 1 мартыннан базар яңа кагыйдәләр буенча эшли - шәхси йортлар төзегәндә хәзер эскроу счетларын кулланырга мөмкин. Заказ бирүченең акчалары банкка салына һәм йөкләмәләрне үтәгәннән һәм милек хокукын теркәгәннән соң гына подрядчыга күчерелә. Мондый система аны үтә күренмәлерәк итә. Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 2030 елга илдә йортларның 25 процентын эскроу кулланып төзү планлаштырыла.

Катлар һәм мәйдан: шәхси йортларның проектлары ничек үзгәрде

Базар масштабларын һәм эш шартларын үзгәртү шәхси йортлар форматына да турыдан-туры йогынты ясый. Шәхси торак төзелеше өлеше югары булганда, бу үзгәрешләрнең төп маркерлары - мәйдан, катлар һәм проект материаллары.

Бүген базарда тиз төзелә торган йорт комплектларының төрле технологияләре барлыкка килә: модульле йортлар, төзелә торган конструкцияләр һәм Кытайдан китерелә торган йорт комплектлары. Алар мобиль, тиз төзелә һәм җиңел ташыла, дип билгели экспертлар. Әмма Татарстан һәм Казан халкы арасында озак еллар файдалануга исәпләнгән капиталь йортларга сорау зуррак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иң популяр формат - 120 кв. метр мәйданлы йорт, дип сөйләде «Татар-информ»га «Строитель Вуман» компаниясе генераль директоры, төзелеш турында блог авторы Ландыш Шәрифуллина. Еш кына бу бер катлы йортлар, ләкин бу участокның зурлыгына бәйле. Әйтик, 4-6 сутыйлы зур булмаган участокларда төзүчеләр ике катлы проектларны сайлый. Бинаны өскә күтәреп, алар фундаментларын киңәйтмичә дә файдалы мәйданны саклый.

10 сутыйлы һәм аннан да зуррак участокларда гадәттә бер катлы йортлар төзиләр. Мондый формат уңайлырак: баскыч һәм кат арасы кирәкми, димәк, өстәмә конструктив чыгымнар азрак. Шул ук вакытта смета күзлегеннән караганда, ике катлы йорт кайвакыт экономиялерәк була – фундамент һәм түбә мәйданы азрак булу хисабына.

Төзелеш материаллары: кирпеч һәм экологиялелеккә өстенлек

Шәхси йортлар өчен төзелеш материалын сайлау гадәттә конкрет төбәккә бәйле. Гомумән алганда, Россиядә, «СтроимДом.РФ» мәгълүматлары буенча, газобетон лидерлык итә: шәхси торакның 30,5 проценты шуннан төзелә, каркаслы йортлар – 25,9 процент, керамзит-бетон блоклар – 8,6 процент, кирпеч - 7,1 процент, ә СИП-панельләр бары тик 5,8 процент очракта гына кулланыла. Ягъни федераль дәрәҗәдә төзелешнең чагыштырмача арзан һәм тиз технологияләре өстенлек итә.

  • СИП-панель – өч катламнан: ике плитәдән һәм алар арасында җылыткычтан, гадәттә пенополистиролдан торган төзелеш панеле. Барлык катламнар басым астында бердәм каты конструкциягә ябыша. СИП-панельләрдән стеналар, түшәмәләр һәм түбәләрне җыялар.

Татарстанда вазгыять бераз аерыла. Биредә кирпечкә һәм керамик блокларга ихтыяҗ тотрыклы югары, алар күпкә «капиталь» карар буларак кабул ителә. Кече компанияләр һәм каркаслы йортлар һәм сип-панельләр белән проектлар әлегә базарның зур булмаган сегментын алып тора.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Минемчә, бездә каркаслы йортларны сыйфатлы төзи белүче компанияләр юк. Бу технология конструкциянең барлык төеннәре дөрес тоташсын өчен төгәллекне һәм техник яктан даими күзәтеп торуны таләп итә. Элек каркас йортларны төзергә теләүчеләр күп иде, ләкин күпләр моны тиз һәм сыйфатсыз эшләде. Шуңа күрә халыкта алар озакка чыдамый дигән фикер барлыкка килде. Бездә СИП-панельләр кулланып та төзеп карадылар, әмма бу технология дә үзләштерелмәде, чөнки Татарстан гасырларга исәпләнгән кирпечтән төзелгән экологик йортларны өстен күрә», – диде Ландыш Шәрифуллина.

Казандагы шәхси торак төзелешенең архитектура стиле һәм «исемсез классика»

Йортның зурлыгы һәм катлылыгы эчке киңлекне генә түгел, ә бинаның тышкы кыяфәтен дә билгели. Россиядә шәхси йортларның күпчелеге классик стильдә төзелә - 52,6 процент кеше шуны сайлый. Европа стиленә 18,5 процент, барнхауска 8,3 процент, скандинавия стиленә 8,2 процент, минимализмга 3,1 процент өстенлек бирә.

Барнхаус – авыл хуҗалыгы амбарлары (barn - «амбар») формасы белән илһамланган заманча архитектура стиле. Аңа гади турыпочмаклы форма, асылмасыз ике кыеклы түбә, минимум декор һәм төгәл геометрия хас. Бизәкләүдә ешрак агач, металл һәм пыяла кулланалар, ә эчтә – ачык планировка һәм зур тәрәзәләр.

Татарстанда һәм Казанда йортлар, экспертлар сүзләренчә, материалларның ныклыгы һәм сыйфаты белән аерылып тора. Әмма төбәк халкы конкрет стиль өстендә алай ук еш уйланмый. Гадәттә, ике кыеклы түбәле гади турыпочмаклы формаларны һәм базарда булган материал белән тышланган кирпеч тартманы сайлыйлар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Казанда шәхси торакта бердәм стиль юк. Әмма төгәл архитектур ландшафт бар, аны өч фактор формалаштыра: икътисади прагматика, җирле төзелеш материалларының «диктатурасы» һәм формалашкан шәхси төзелеш культурасы. Аны «исемсез классика» дип атарга була – бу безнең реаль каркас», – диде Ландыш Шәрифуллина.

Татарстанда шәхси торак төзелешле типик районнар бер үк карарларны кабатлый: тулы бер урамнар «салам» яки шоколад төсендәге кирпеч белән тышланган, чөнки бу материаллар җирле заводларның складларында бар. Эксперт фикеренчә, катлаулы декор акрынлап артта кала, фасадлар тыныч һәм монохромлы була бара, ә металлочерепицаны чыдамрак, уңайлырак һәм төс вариантлары күбрәк булган сыгылмалы черепица алыштыра. Бу «гади төзелеш»тән «сыйфатлы һәм эстетик төзелеш»кә беренче адым.

«Без шартлы «Европа классикасы»н күчерү һәм интернациональ хай-тек белән мавыгу этапларын уздык. Хәзер сорау куярга вакыт җитте: ә монда безнең үзебезнең мәдәни һәм климат мантыйгыбыз кайда? Архитектура - ул бит фасад кына түгел, ул планировка структурасы, җир белән элемтә, яшәү рәвешенә җавап. Татарлардагы йорт төзелеше традицияләренә күз салып, мин аларда тирән рациональлек һәм мохиткә җайлашу күрәм», - дип ассызыклады эксперт.

Шәрифуллина фикеренчә, киләчәктә торак заманча халыкара тенденцияләр һәм җирле шартларны, функциональлекне, эстетиканы һәм мәдәни традицияләрне кулланган архитектура арасындагы балансны исәпкә алып төзеләчәк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Йортларны проектлау: инженерия һәм уңайлы планлаштыру

Гомумән алганда, экспертлар фикеренчә, Казан һәм Татарстан халкы йортларны проектлауга җаваплы карый. Еш кына инде төзелеш этабында алар эчтә нинди планировка булачагын, инженер системаларын һәм башка коммуникацияләрне ничек урнаштырачакларын беләләр, дип белдерде «Татар-информ»га ArtebDesign интерьер дизайны һәм ремонт студиясенә нигез салучы Кристина Артебякина.

«Кешеләр уңайлылыкны сайлый башлады. Барысы да алдан ук уйланыла: котельная, вентиляция, кондиционер, түшәм биеклеге. Бу ремонт вакытында планировканы үзгәртергә туры килмәсен өчен мөһим», - дип билгеләде ул.

Шулай ук, эксперт сүзләренчә, участокта йортларны урнаштыру тенденциясе үзгәргән: күпләр, мәйдан мөмкинлек бирсә, бер катлы биналарга өстенлек бирә. Бу иҗтимагый һәм шәхси зоналарны – йокы бүлмәләрен, балалар бүлмәләрен һәм ял итү зоналарын аерып, киңлекне рациональ оештырырга мөмкинлек бирә.

«Еш кына барысы да уңайлы һәм функциональ булсын өчен мунча зонасын, сауналарны яки юыну урыннарын да аерым билгелиләр. Күпләр хәзер бу максатлар өчен йорт янәшәсендәге аерым корылмаларны сайлый – бу тенденция үсә», - дип өстәде мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше.

Фото: © «Татар-информ»

Интерьер дизайны: табигый материаллар һәм экстерьер белән гармония

Интерьер һәм экстерьер гармониясе шулай ук Казан һәм Татарстанда яшәүчеләр өчен уңайлы йорт төзегәндә мөһим факторга әверелә. Өлкән буын ешрак заманча классиканы сайлый, ә яшьләр – минимализм, дип сөйләде CV HOME студиясенең баш дизайнеры Виктория Чабак.

«Яшькә карамастан, табигый материалларга басым ясала яки аларның сыйфатлы имитацияләренә ихтыяҗ арта бара. Җылылык һәм уңайлылык хисенә өстенлек бирелә, әмма барысын да диярлек без даими очраша торган бер үзенчәлек берләштерә: ачык төсләргә сак караш. Табигый, база палитрасына өстенлек бирелә – соры, көрән, агач төсмерләренә һәм ак төскә», - дип ассызыклады эксперт.

Чуар акцентлар һәм алтын, интерьер гармониясен бозмыйча, детальләрне ассызыклау өчен аерым-аерым гына кулланыла. Шулай ук, Чабак сүзләренчә, экоинтерьерларга тренд күзәтелә: яшь буын минимализмны сайлый, өлкән заказчылар заманча классика һәм ар-декога тартыла, әмма шулай ук тыныч һәм табигый гаммада.

  • Ар-деко - геометрик кырыслыкка һәм зиннәтлелеккә корылган стиль. Аны төп мотивлары буларак төгәл сызыклар, баскычсыман формалар, зигзаглар һәм кояш нурлары аерып тора. Бизәкләүдә - затлы материаллар: бронза, мәрмәр, кыйммәтле агач, көзгеләр.

«Милли элементларга сорау еш очрамый һәм гадәттә аерым-аерым характерда була. Әгәр дә мондый теләкләр булса, дизайнерлар аларны нәзакәтле рәвештә интеграцияләргә тырыша, пространствоның гомуми стилистик бөтенлеген саклап кала», - дип өстәде дизайнер.

Заманча интерьерлар еш кына бөтен гаилә теләген исәпкә алып төзелә: уңайлылык, функциональлек һәм эстетика бердәм пространствода ярашырга тиеш. Шул ук вакытта Татарстанда сыйфатлы материаллар һәм тикшерелгән подрядчылар белән проектны комплекслы гамәлгә ашыру бәясе квадрат метры өчен уртача 150 мең сумнан башлана, дип нәтиҗә ясады Чабак. Эшләрнең бер өлеше мөстәкыйль рәвештә яисә аерым белгечләр аша башкарылса, тагын да азрак бюджетка исәп тотарга мөмкин.

«Татар-информ», Александра Давыдова

Читайте на сайте