4 мартта Татарстанда кар, көчле җил һәм бозлавык көтелә
4 мартта Татарстанда көн болытлы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, көндез урыны белән бераз кар, шулай ук җепшек кар көтелә. Кайбер районнарда буран булуы ихтимал.
Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15 метрга кадәр җитә.
Көндез максималь температура -3..-8 градус тәшкил итәчәк, урыны белән көньяк-көнчыгыш районнарда температура +1..-2 градус градуска кадәр күтәреләчәк.
Юлларда бозлавык саклана.