Республикада «Татарстанда кыш» проектына һәм «Күрше» фестиваленә йомгак ясалды
Бу сезонда «Татарстанда кыш» масштаблы проекты чараларында 4 миллионнан артык кеше катнашты. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән башлап җибәрелгән проект 45 муниципалитетны колачлады. Декабрьдән февральгә кадәр республиканың 1000 мәйданчыгында 1500 чара узды.
ТР шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Нагуманова билгеләп үткәнчә, җәйге сезонның уңышы сыйфатлы ялга ихтыяҗ зур булуын исбатлады, ә кышкы проект сайланган юлның дөреслеген раслады.
«Без «Татарстанда җәй» проектын бердәм афиша җыю идеясе белән генә түгел, яңартылган паркларга һәм ишегалларына җан өрү, аларны кешеләр өчен кызыклы һәм файдалы итү бурычы белән башлап җибәргән идек», - диде Наилә Нагуманова.
Проектның цифрлы платформасына 1 миллионнан артык кулланучы кушылган. Бу аудиториянең яртысы диярлек Россиянең башка төбәкләреннән килгән кунаклар булган. Шулай ук республиканың сигез шәһәрендә күчмә инфоүзәк эшләгән.
«Күрше» фестивале кысаларында 219 чара узган. Бу чараларда барлыгы 90 мең кеше катнашкан. Җиңүчеләргә бирелгән акчалата призларның гомуми күләме 40 млн сум тәшкил иткән. Иң актив катнашучылар Яшел Үзән районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән булган.
«Күрше»нең кышкы сезоны конкурска карата кызыксыну артуын күрсәтте. Бәйгегә 1430 гариза кабул ителгән. Бу җәйге сезон белән чагыштырганда ике ярым тапкырга күбрәк. Сайлап алу нәтиҗәләре нигезендә төп конкурсның 49 җиңүчесе һәм халык арасында тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә сайланган 3 проект билгеләнгән. Бу сезонда беренче тапкыр муниципаль учреждениеләр дә катнаша алды.