World News

Мөхәммәтшин хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин MAX блогында республика хатын-кызларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

«Кадерле һәм сөйкемле хатын-кызлар! Елның иң матур һәм иң назлы бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!» - дип язган сәясәтче.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, 8 Март - «җылылык һәм рәхмәт, хөрмәт белән тулы үзенчәлекле көн». «Сез тормышыбызны матурлык, кайгыртучанлык һәм мәхәббәт белән тулыландырасыз, гаилә традицияләрен саклыйсыз, балалар тәрбиялисез һәм шул ук вакытта һөнәри эшчәнлектә зур уңышларга ирешәсез. Хәзерге катлаулы заманда сез ышанычлы гаилә тылы, өй җылысы, якыннарыгызның ярдәме кебек мәңгелек кыйммәтләрне саклый аласыз», - дип ассызыклады ул.

«Кадерле хатын-кызлар, сезне бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм, сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим. Сез һәрвакыт якыннарыгызның игътибарын, яратуын тоеп, бәхетле булып яшәгез» - дип өстәгән Фәрит Мөхәммәтшин.

«Бәйрәм белән!!» –дип йомгаклаган котлау сүзләрен ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Читайте на сайте