World News

Миңнеханов «Газпром»ның үсеш департаменты башлыгы белән инвестпроектлар турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром» гавами акционерлык җәмгыятенең перспективалы үсеш департаменты башлыгы - идарә рәисе урынбасары Олег Аксютин белән алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнехановның эш бүлмәсендә узган әңгәмә барышында яклар, аерым алганда, ике якны да кызыксындыра торган инвестицион проектларны гамәлгә ашыру темасын кузгатты.

Очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, «Иннополис Тех» компанияләр төркеме директоры Николай Никифоров һ.б. катнашты.

Читайте на сайте