Чаллыдагы «Сәүдә кварталы»нда янгын аркасында 400 кеше эвакуацияләнгән
Яр Чаллыда «Сәүдә кварталы» сәүдә үзәгендә янгын чыккан. «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын беренче катта чыккан – кибетләрнең берсенең ярдәмче бүлмәсендә тартмалар янган. Янгынның якынча мәйданы 0,5 кв. м тәшкил иткән.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче кибет хезмәткәрләре кул астындагы чаралар белән утны мөстәкыйль сүндергәннәр.
Сәүдә үзәге бинасыннан мөстәкыйль рәвештә 400 кеше эвакуацияләнгән. Зыян күрүчеләр юк.