Чаллы татар драма театрында «Чыкты атым күләгәдән» спектакленең премьерасы булды
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрында «Чыкты атым күләгәдән» спектакленең премьерасы булды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Артур Шәйдулланың пьесасын 1 сәгать 30 минут дәвам иткән бер пәрдәлек баллада буларак тәкъдим иттеләр. Спектакльнең режиссеры - театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
Премьера авторлары КАМАЗ белән бәйле кешеләр һәм техника тарихын күрсәтә. Предприятие хезмәткәрләре ясаган куәтле йөк машинасы образы аша тамашачыларга тормышның төрле якларын (яшьлек, хезмәт юлы, эшкә тугрылык һәм үз эшләре белән горурлану хисләре) күрергә тәкъдим итәләр.
Спектакль бүгенге көндә илебезне саклаучы кешеләр һәм машиналар, батырлыкка һәрвакыт урын барлыгы турында сөйли. Вакыйгалар Чаллы тарихы белән дә бәйле.
Спектакльдә рольләрне Руслан Әюпов (Фәтхуллин – Чулман), Инсаф Һидиятуллин (Әюпов – Аю), Эмиль Гыйбадуллин (Гурьянов – Талкыш), Илназ Гаффанов (Урманов – Шүрәле), Руслан Ибраһимов (Артур Гречкин), Лилия Минһаҗева (Светлана Гречкина), Рәфыйк Каюмов (Директор), Рафил Сәгъдуллин (Фаизов), Чулпан Арсланова (Низовцева) һәм Фирдүс Сафин (Гәрәев) башкара.