World News

Бүген Татарстанда барлык боз кичүләре эшен туктата

Бүген Татарстанда җылыну аркасында Яшел Үзән – Түбән Карамалы һәм Аракчино – Югары Ослан боз кичүләрен ябалар.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә аңлатуларынча, плюс температуралар аркасында боз көпшәкләнгән, ныклыгын югалткан һәм җиңел җимерелә. Мондый шартларда туңган сулыкларга чыгу куркынычы арта.

Су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге начальнигы Регина Гаязова бозның калынлыгы алдаучан булырга мөмкин, хәтта ул җитәрлек калын булып күренсә дә, ул инде йөкләнешкә түзә алмый, дип искәртте. Җиһазландырылган кичүләрдән тыш бозга чыгарга, аны аяк тибеп тикшерергә яки зур булмаган мәйданда бик күп чокырлар ясарга ярамый. Балыкчыларга сезонны төгәлләргә киңәш итәләр.

Читайте на сайте