Татарстанда төнлә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде
Татарстанда Мәскәү вакыты белән 2.44 сәгатьтә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде. Бу хакта хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты.
Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы фонында Казанда һәм Түбән Камада аэропортларны яптылар.
Мәскәү вакыты буенча 5.22 сәгатьтә БПЛА һөҗүме куркынычы турында Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллы халкы кисәтүләр алды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ябык урыннарга төшәргә киңәш итте. Мәскәү вакыты буенча 6.54 сәгатьтә Кама аръягына БПЛА һөҗүме куркынычы гамәлдән чыгарылды, пилотсыз куркыныч режимы саклана.