World News

«Татар теле – халкым теле» бәйгесе җиңүчесе: Монда килгән һәр укытучы үзен бәхетле тойды

Сәләт «Алмагач» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Татар теле – халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурсы һәм семинары җиңүчесе Ризәлә Гыйләҗева бәйгедә катнашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында ул конкурска ничек әзерләнүе турында сөйләде.

Ризәлә Гыйләҗева Сәләтнең «Алмагач» мәктәбендә дүртенче ел эшли. «Асылташларыбызга татар теле дәресләрен укытам. Минемчә, тәҗрибә бөртекләп туплана. Бөртекләрне җыю өчен, үзеңне төрле өлкәләрдә, бәйгеләрдә сынарга, төрле укыту семинарларында катнашырга кирәк. Илһамлану, фикердәшләр табу, белем туплау, тәҗрибә уртаклашу максатлары белән иҗади конкурста катнашырга булдым. Ул ике этаптан торды: читтән торып ярышу һәм семинар этаплары. Беренче этапта әзерлек күбрәк таләп ителде: резюме, эссе, автобиографияне, бай мирасыбыз – халык авыз иҗаты мотивларын үзәккә алган татар теле дәресе сценариен тәкъдим иттек», – диде укытучы.

Ул дүрт көн дәвамында катнашучылар өчен бай программа әзерләнгәнен әйтте. «Монда килгән һәр укытучы үзен бәхетле тойды дип саныйм. Финалистларның ачык дәресләрен карау, экспертлардан фикерләр ишетү, киңәшләр туплау, остаханәләрдә катнашу, кичке чараларда ял итү – һәммәсе дә укытучылар күңеленә хуш килде. Узышу, кемнәндер өстенрәк булу теләге булмады, бу чын мәгънәсендә үсеш, фикерләшү мәйданчыгына әверелде», – диде Ризәлә Гыйләҗева.

Читайте на сайте