World News

Баш ветеринария идарәсе читтән терлек кертү кагыйдәләре һәм биоиминлек турында искәртте

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе республикада яшәүчеләрне читтән терлек кертү кагыйдәләре турында искәртте. Ведомствода хәбәр итүләренчә, терлекләрне читтән кертү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килешкәннән соң гына мөмкин. Терлекләрнең һәр партиясенә, 1 нче номерлы формадагы таныклыкны да кертеп, ветеринария документлары тутырылырга тиеш.

Терлекләр кертелгәннән соң 30 көнлек карантин узарга тиеш. Хуҗалар, үз чиратында, хуҗалыкның биологик иминлеген тәэмин итәргә тиешләр: периметр буенча территорияне койма белән әйләндереп алырга, кергәндә транспортны дезинфекцияләүне оештырырга, шулай ук хезмәткәрләрне санитария пунктлары аша киемнәрен эшкәртеп һәм алыштырып үткәрергә. Терлекләрне тоту урыннарына чит кешеләрне кертергә ярамый.

Идарәдә шулай ук пастереллез – терлек һәм кошлар арасындагы югары дәрәҗәдә йогышлы авыру турында искәрттеләр. Авыру предметлар һәм әйләнә-тирәлек белән контакт аша күчә һәм үпкә ялкынсынуы, ринит, артрит, конъюнктивит һәм диарея китереп чыгарырга мөмкин.

Инкубация чоры – 14 тәүлеккә, ә эре мөгезле терлекләрдә 90 көнгә җитә. Инфекциянең чыганагы авырулар да, тышкы яктан сәламәт хайваннар да булырга мөмкин.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Татарстан пастереллез буенча имин кала. Шул ук вакытта, хайваннар яки кошларда авыру булуына шик туса да, кичекмәстән район ветеринария хезмәтләренә яки идарәнең кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә чакыралар.

Читайте на сайте