World News

Чаллыда зиратлар, һәйкәлләр һәм мемориаль корылмалар тәртипкә китереләчәк

25 апрельдә Чаллыда Хәтер көне кысаларында шәһәр күләмендә зиратлар, һәйкәлләр, мемориаль корылмалар һәм якын-тирә территорияләр тәртипкә китереләчәк. Шәһәр хуҗалыгы идарәсе башлыгы Руслан Вильданов аппарат киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Чара кысаларында ябык зиратларны чистарту, агач-куакларны кисү, чүп-чарны җыештыру һәм чыгаруга төп игътибар биреләчәк. Санитар җыештыруга предприятиеләр, район хакимиятләре һәм шәһәр халкы җәлеп ителә.

Чарада катнашучыларны кирәк-яраклар белән тәэмин итү, шулай ук калдыкларны чыгару өчен техника һәм контейнерлар әзерләү каралган.

Читайте на сайте