21 ноября 2024 года

World News in Tatar

Ноябрь
2024
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Все новости

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама районы Ширәмәт авылында ремонттан соң поликлиника ачылды

Түбән Кама районында капиталь ремонттан соң Ширәмәт участок хастаханәсе поликлиникасы ачылды. Пациентларны гомуми практика табиблары, педиатр, гинеколог һәм стоматолог кабул итә. Шулай ук көндезге стационар да бар. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районыннан хәрбиләргә ике авто һәм тонна ярым гуманитар ярдәм озаттылар

Әлмәт районының Түбән Мактама делегациясе махсус операция зонасында булды. Җирлек башлыгы Вячеслав Сенин хезмәттәшләре белән 88 нче «Гранит» танк батальонында булды. Моннан тыш, Әлмәт районы вәкилләре «Алга» батальоны хәрбиләре белән очрашты, дип хәбәр итә «Әлмәт таңнары» Әлмәт хакимияте матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Зәй студентлары махсус операциядәге хәрбиләргә хат язган

Зәй политехник көллияте студентлары «Солдатка хат» Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясенә кушылды. Махсус хәрби операциядә хезмәт катнашучылар туган яклардан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар, яшьләр тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Буа районы Адав-Толымбай авылында иске мәчетне яңадан торгызырга җыеналар

Буа районы Адав-Толымбай авылында легендар колхоз рәисе Фаяз Хәйсаров яшәгән нигездә иске мәчетне халык яңадан торгызырга булды. Көз айлары керүгә карамастан, ир-атлар иске корылмаларны сүтә дә башлады. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Актаныш кызы «Глаголица» халыкара премиясенә лаек булды

Казанда «Глаголица» халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу Россиядәге иң зур балалар әдәби конкурсларының берсе, анда профессиональ жюри яшь язучылар, шагыйрьләр һәм тәрҗемәчеләр иҗатын бәяли. Бәйгедә Актаныш районы Әтәс мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алинә Газиева да катнашып, «Шигърият» номинациясендә җиңде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллы табибы хәрби операция зонасында теш дәвалау кабинеты ачу өчен җиһазлар җибәргән

Чаллыда күренекле теш табибы, «Бердәм Россия» партиясе активисты Хәлил Сабиров «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз 16» волонтерлар хәрәкәте белән ир-егетләргә махсус хәрби операция зонасында теш дәвалау кабинеты ачу өчен җиһазлар һәм аларга комплектлаучы кирәк-яраклар алу өчен акча бирде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Зөлфия Галим яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Курск дугасындагы сугышта катнашкан Татарстан ветераны йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ютазы районында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучы Миңнебай Миңнекәев йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин ветеранны район җитәкчелеге исеменнән иң ихлас теләкләр белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, юбиляр элеккечә актив гражданлык позициясен саклый. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада яшәүче блокадачы ханым 2 елда махсус операциягә 250 мең сум акча җибәргән

Түбән Камада яшәүче блокадачы Рукыя Сәхабетдинова махсус операциядә катнашучылар өчен ике елда барлыгы 250 мең сум акча тапшырган. Акчалар хәрбиләргә гуманитар ярдәм сатып алуга сарыф ителгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Читать дальше...