World News in Tatar
Ноябрь
2024
29
30

Новости за 27.11.2024

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Депутат Совета Нурлатского района занял 2 место в конкурсе общественных воспитателей несовершеннолетних Татарстана

Сегодня, 27 ноября, в Национальной библиотеке г.Казань прошла церемония награждения победителей республиканского конкурса «Лучший общественный воспитатель несовершеннолетних Республики Татарстан».

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Балык Бистәсендә «Идеаль фельдшер-акушерлык пункты»н карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районы Анатыш авылындагы фельдшер-акушерлык пункты эше белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесе телеграм-каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ильяс Камал III «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында җиңү яулады

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал III «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында җиңү яулады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роспотребнадзор: Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ОРВИ белән авыручылар саны арту көтелә

Хәзерге вакытта Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыру очраклары буенча вазгыять куркыныч тудырырлык түгел, авыручылар саны арту бер айдан күзәтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе «Казан хəзинəсе» өстәл уенын әзерләде

2024 елда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе «Казан хəзинəсе» өстәл уенын әзерләде һәм Россия төбәкләренә таратты. Бу хакта Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Вячеслав Володин көллият һәм техникумнарда белем алуны бушлай итәргә чакырды

Россиядә урта махсус белем бирү бушлай булырга тиеш. РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин шундый фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кыргызстан галимнәре делегациясе Татарстан Язучылар берлегендә булды

25 ноябрьдә Кыргызстан галимнәре делегациясе Татарстан Язучылар берлегендә кунакта булды. Очрашу барышында Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов һәм «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Кыргызстанның Иҗтимагый Айтматов академиясе академигы дипломы һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

3 декабрьдә шәһәр халкы Татарстан Милли музеена бушлай килә алачак

Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар 3 декабрьдә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай килә алачак. Гадәттәгечә акция айның һәр сишәмбесендә уза. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Метшин ТР ведомстволары, шәһәр-район башлыкларының медианәтиҗәлелек рейтингын җитәкләде

Казан мэры Илсур Метшин 2024 елның өченче кварталы өчен Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволары, шәһәр һәм район җитәкчеләренең медианәтиҗәлелек рейтингында беренче баскычта урнашты. Тикшеренүне «ПромРейтинг» агентлыгы үткәргән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Галиуллинга «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелде

Язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинга «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Депутат Горинов мәхкәмәдә сугышка каршы чара оештырган

2022 елның июлендә Алексей Горинов гаскәр турында фейк тарату маддәсе нигезендә 7 елга хөкем ителде. Былтыр аңа камерадашлары белән сөйләшкән сүзләре өчен террорчылыкны аклау турында тагын бер яңа эш ачылды. Әлеге эш белән бәйле утырышта депутат сугышны туктатырга чакырган плакат тотып торган.

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга тапшырылган яңа автобусларның фотосын күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә бүген Чаллыга тапшырылган зур зәңгәр автобусларның фотосын урнаштырды.

Читать дальше...