World News in Tatar
Декабрь
2024
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Новости за 03.12.2024

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең 165 еллыгын билгеләп үттеләр

Бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә «Җәмгыятькә белем һәм тәрбия бирүдә дин әһелләре роле» темасына «Фәхретдин укулары» X бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрне игълан итәчәк

7 декабрь көнне «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленә нәтиҗә ясалачак. «Мир» кинотеатрында җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Башлана - 11.30 сәгатьтә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Хезмәт министрлыгында инвалидлар өчен ярдәм чаралары турында сөйләделәр

Татарстанда инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар, айлык түләүләр һәм пособиеләр, шулай ук бер мәртәбә бирелә торган субсидияләр түләнә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Санкт-Петербургта Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры гастрольләре узды

Санкт-Петербург шәһәре В.А.Шелгунов исемендәге мәдәният йортында 29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма театры спектакльләре тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ»да «Гармунтуй» концерты турында сөйләшәчәкләр

«Татар-информ»да «Гармунтуй» концерты турында сөйләшәчәкләр

4 декабрьдә, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Гармунтуй» «Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшыруының йомгаклау Гала-концертына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов, Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Самарада Җәмигъ мәчетенең 25 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр

30 ноябрьдә Самарада Җәмигъ мәчете ачылуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Вакыйганы «Россия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте составындагы Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте» үзәкләштерелгән дини оешмасы уздырды. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чечня телерадиокомпаниясе директоры: Татарстанда балалар телеканалы булу тәэсир калдырды

«Грозный» Чечня дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, Чечня Республикасының атказанган журналисты Чынгыз АхмадовныТатарстанда балалар өчен аерым телеканал булу тәэсирләндергән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Муса Җәлил иҗатына багышланган «Аулак өй-көрәш» проектының зона ярышлары була

Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган «Аулак өй-көрәш» төбәкара проектының зона ярышлары 5 декабрьдә – Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәбендә, 6 декабрьдә Әсәдуллаев йортында оештырыла. Бу хакта «Татар-информ»га проектның авторы Сәрия Закирова хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» редакторы Чаллының 84нче лицеенда укучы балаларга онлайн дәрес бирде

«Татар-информ» һәм «Интертат» сайтлары редакторы Алёна Низамова Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында медиа-сыйныфларда укучы балаларга онлайн дәрес бирде. Мондый сыйныфлар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә лицейда быел гына ачылган. Алар – татар журналистикасы өчен белгечләр әзерләүдә беренче баскыч.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Нурлатские библиотекари за «Час добрых дел» успели изготовить 50 подушек для госпиталей

Очередной «Час добрых дел» в Межпоселенческой центральной библиотеке прошел в рамках международного социального проекта «Щедрый вторник», приуроченного Всемирному дню благотворительности.

Tatar-inform.tatar 

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә бала үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды

Казанда җиңел машина йөртүчесе 7 яшьлек малайны бәрдергән юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды. Алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә бала хастаханәдә вафат булды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Лениногорскида волонтер махсус операция хәрбиләре өчен оекбашлар бәйли

Лениногорскидагы «Ярату һәм догалар белән» («С любовью и молитвами») төркеме волонтеры Зөлфирә Мортазина махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләргә калын җептән җылы оекбашлар бәйли. Бәйләнгән оекларның кереше Татарстан флагы төсләрендәге яшел, ак һәм кызыл горизонталь сызыклар белән бизәлгән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Гашыйклар тавы» фильмында төшкән Эльза Кәримова «Евразия» кинофестивале призын алган

Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» фильмындагы Ясминә роле өчен актриса Эльза Кәримова «Евразия» халыкара кинофестиваленең «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә призга ия булды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Думада «Орешник» ракетасы Лондонга кадәр ничә минутта барып җитәчәге турында сөйләделәр

Россиянең «Орешник» ракетасы Лондонга 15 минутта барып җитәргә сәләтле. Бу хакта Дума саклану комитеты башлыгының беренче урынбасары Алексей Журавлев хәбәр итте.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Татарстан Конституция мәхкәмәсендә сирәк авырулардан интегүчеләргә федераль үзәктән акча бирдерүгә ирешкән

Татарстан парламенты бюджетларындагы дефицит аркасында күпчелек төбәкләр кыйммәтле даруларны үзләре генә сатып ала алмый, дип белдергән булган. 2026 елдан башлап төбәкләрнең сирәк авырулардан дару алырга акчасы җитмәсә, алар федераль финанслау ала башлаячак.

Tatar-inform.tatar 

Илгиз Зәйниев «Алтын битлек» илкүләм театр премиясенең жюри составына кертелде

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев «Алтын битлек» илкүләм театр премиясенең жюри составына кертелде. 2023-2024 театр сезоны өчен жюри исемлеген Россия Театр әһелләре берлеге игълан итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Краснодарда «Татарча Яңа ел» бәйрәме була

21 декабрьдә 13:00 сәгатьтә Краснодар шәһәре Милли мәдәниятләр үзәгендә «Татарча Яңа ел» бәйрәме була. Бу хакта Краснодар шәһәре «Болгар-К» татар җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Читать дальше...