World News in Tatar
Декабрь
2024

Новости за 11.12.2024

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Тюрнясевские школьники познакомились с основами безопасности в сети Интернет

Для формирования устойчивых жизненных навыков при работе в сети Интернет сотрудники МБУ Центра «Форпост» провели «круглый» стол на тему: «Основы безопасности в сети Интернет» с членами отряда «Форпост» Тюрнясевской школы.

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә татар халык һөнәрчелегенә багышланган күргәзмә ачылды

Мәскәүнең «Царицыно» музей-тыюлыгында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә татар сәнгать һөнәрчелеге һәм аның шәһәр мохитендәге эволюциясенә багышланган «Шәһәр һәм һөнәрчелек: Идел буе татарларының традицион сәнгате» дип аталган күргәзмә ачылды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Айрат Фәйзрахманов: Татарча яхшы белмәсәң дә, балаларга милли мохитне тудыра аласың

Башкортстан Республикасы башкаласында «Ufa.Tatar» форумы узды. Әлеге форумда катнашкан тарихчы, Татарстан мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов милләт турында, зур шәһәр шартларында туган телдә сөйләшү турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә студентлар Казанда һәм Зөядә ясаган картиналардан торган күргәзмә ачылды

Мәскәүнең Милли сәнгать һәм фотография музеенда «Пленэр 2024. Казан, Зөя, Иннополис» дип аталган күргәзмә ачылды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан мэриясе оештырган чираттагы бушлай татар теле курслары тәмамланган

Казан мэриясе тарафыннан оештырылучы чираттагы бушлай татар теле курслары тәмамланды. 7 октябрьдә старт алган бушлай татар теле курслары барлык теләүчеләр өчен ике төркемдә узды: башлангыч һәм дәвам итүче. Курслар Казан Башкарма комитеты бинасында узды. Бу хакта «Милли Казан» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Каюм Насыйри институты Белем бирү-мәдәни үзәгенең 10 еллыгын билгеләп үттеләр

10 декабрьдә Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбе базасында Каюм Насыйри институты Белем бирү-мәдәни үзәгенең 10 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгородта узган гаилә бәйрәмендә гомрәгә юллама уйнатылган

Түбән Новгород шәһәрендә зур гаилә бәйрәме уздырылды. Бәйрәм чарасы дәвамында татарча һәм русча нәшидләр башкарылды, Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган һәм гаилә кыйммәтләрен чагылдырган шигырьләр укылды, үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгыратылды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан спортчысы Кипр башкаласында узган халыкара ярыммарафонда җиңгән

Казан спортчысы Ярослав Бякин Halfmarathon Quantum Nicosia 2024 халыкара ярыммарафонында җиңгән. Физкультура һәм спорт комитетында хәбәр итүләренчә, ярышлар Кипр башкаласы Никосиядә узган. Йөгерү ярышында бөтен дөньядан 4 меңнән артык йөгерүче катнашкан.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Слово пацана»да уйнаган Рузил Минекаев Әлмәттә төрки музыка кораллары күргәзмәсен карады

Әлмәткә «Слово пацана» сериалында Марат роле белән танылган актер Рузил Минекаев килде. Җәй көне актер «Елки-11» яңа ел фильмын төшерү өчен нефть башкаласында булган иде. Ул фильмның ябык күрсәтүендә катнаша. Бу сәфәрдә Рузил төрки музыка кораллары күргәзмәсендә булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Зәйдә депутатлар, җитәкчеләр «Язылу бүләк ит!» акциясендә катнашты

Зәйдә шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе үтте. Сессия эше алдыннан депутатлар, оешма, предприятие җитәкчеләре инвалидлар ункөнлеге кысаларында узучы «Язылу бүләк ит!» акциясендә катнашты. Бу хакта «Зәй-информ» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылы турында китап чыкты

Чирмешән районының тагын бер авылы «тарихлы булды». Түбән Кәминкә авылының 300 еллык үткәнен колачлаган яңа хезмәт дөнья күрде. Шушы көннәрдә «Түбән Кәминкә» китабын халыкка тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Буа хастаханәсе хезмәткәрләренә министрлыклар бүләкләре тапшырылды

Буа театрында үзәк хастаханәнең 175 еллыгы уңеннан оештырылган тантаналы чарада табиблар, шәкать туташлары дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Azatliq.org 

Татарның латин язуына күчүен тыю федерализмга каршы һөҗүм булып тора

Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов бүген 2002 елның декабрь вакыйгаларын искә төшерә. Моннан 22 ел элек Мәскәү татарларга латин язуына күчүне тыйды, ә татар милләте исә бу тыю белән ризалашырга мәҗбүр булды.

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗенең Тирсә мәктәбендә махсус операция батырлары истәлегенә Герой партасы ачылды

Әгерҗенең Тирсә мәктәбендә махсус хәрби операция батырлары Илнур Нуриманов, Илнур Миннәхмәтов, Әлфинат Вәлиев истәлегенә Герой партасы ачылды. Чара тантаналы төстә байраклар чыгарудан һәм Россия, Татарстан гимннарын башкарудан башланды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Читать дальше...