World News in Tatar
Декабрь
2024
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Новости за 16.12.2024

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда буран һәм бозлавык булуы көтелә

Дүшәмбе, 16 декабрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы, кар һәм җепшек кар көтелә. Урыны белән явым-төшем көчәя, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тубылда сәүдәгәр Туктасын Әйтмөхәммәтов салган мәчет янына мәгълүмат тактасы куйдылар

Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Тубылдан Римма Умитбаеваның «Сәүдәгәр-меценат Туктасын Әйтмөхәммәтов акчасына салынган мәчет янында мәгълүмат тактасы куелды» дигән язмасы чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел чаралары сәбәпле, Казанда Кремль урамының бер өлеше бер айга якын ябык була

Яңа ел чараларын әзерләү һәм уздыру сәбәпле Казанның кайбер урамнары буйлап транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Кремль урамының участогы бер айга якын ябылачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Азнакай районы Әгерҗе авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Азнакай районының Әгерҗе авылында күптән көтелгән вакыйга – яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды. Бу авыл халкы өчен чын Яңа ел бүләге булды. Ачылу тантанасында район башлыгы урынбасары Роза Галиева һәм Азнакай үзәк район хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Олег Косоногов чыгыш ясады. Бу хакта «Азнакай» сайтында Зөлфия Газизуллина хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә Чистайда мемориаль такта куйдылар

Махсус хәрби операциядә катнашкан 8 кеше истәлегенә Чистайда мемориаль такталар куйдылар. Аларны хәрбиләр тәмамлаган мәктәп диварларына урнаштырдылар. Алар барысы да хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Бу хакта «Чистай-информ» хәбрә итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Буада җитәкчеләр «Теләкләр чыршысы»ннан балаларның хатларын укыды

Буа район хакимияте бинасы фоесында район башлыгы Ранис Камартдинов һәм оешма - предприятия җитәкчеләре «Теләкләр чыршысы» дигән акция кысаларында Яңа ел алдыннан төрле сәбәпләр аркасында авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм йөзеннән әлеге чарада катнашты. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Azatliq.org 

"Милиция безне яклый!" Башкортстан ОМОНының Благовещенски шәһәрендәге башбаштаклыгына 20 ел

20 ел элек декабрьдә Башкортстның Балговещенски шәһәрендә республика эчке эшләр министрлыгының "профилактик чарасы" оештырыла. Күпчелек журналистлар һәм хокук яклаучылар аны "җәзалау чарасы" дип атый. Бер сәбәпсез ОМОН хезмәткәрләре йөзләгән гади халыкны тоткарлый, кыйный һәм мыскыллый. Ул вакыттагы милиция хезмәткәрләренә карата мәхкәмә эшләре биш елдан артык дәвам итә. Нигездә шартлы хөкем карарлары чыгарыла. "Idel.Реалии" 20 ел элек булган вакыйгаларны искә алды. Азатлык Радиосы аны татар телендә бирә. Читать дальше...