World News in Tatar
Декабрь
2024
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Новости за 17.12.2024

Tatar-inform.tatar 

Апанай мәчетенең Коръән буенча онлайн-курсын тәмамлаган 400 укучыга сертификат тапшырылды

16 декабрьдә Казанда Химиклар мәдәният сараенда хатын-кызлар төркемнәрендә дистанцион рәвештә Апанай мәчетенең Коръән буенча онлайн-курсларын тәмамлаучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы булып узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Рязань проспектында шартлау булып, ике кеше һәлак булган

Мәскәүдә Рязань проспектында шартлау булган.

ТАСС хәбәр иткәнчә, ике кеше һәлак булган.

РИА Новостидан алынган мәгълүмат буенча, шартлау урынында тикшерү төркеме эшли.

Инцидент шартларын Мәскәү прокуратурасы тикшерә.

Tatar-inform.tatar 

Самараның «Яктылык» мәктәбендә «Чәй яны – гаилә җаны» дип аталган кичә узган

13 декабрь көнне Самараның «Яктылык» мәктәбендә чәй көненә багышланган «Чәй яны – гаилә җаны» дип аталган матур һәм оригиналь кичә узган. Бу хакта «Бердәмлек» газетасының Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллы мэры: Безнең КАМАЗ белән уртак проектларыбыз бар

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә Сергей Когогин җитәкчелегендәге автогигант коллективын КАМАЗ төзелешенә 55 ел тулу белән котлады. Уртак проектлар турыда сөйләде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Зәй журналистлар берлеге хәрбигә бүләк җибәргән

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына гуманитар ярдәм җыюда Зәй журналистлар берлеге даими үз өлешен кертә. Бу юлы да алар Туган илләрен саклап, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына машинасын көйләү-карау өчен ачкычлар җыелмасы алып җибәргән. Бу хакта «Зәй яңалылкары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе балаларның хыялларын чынга ашырачак

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова дүрт баланың хыялын гамәлгә ашырачак. Ул «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнаша. Бу хакта «Әлмәт таңнары» җирле администрация матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Аксубай районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кышка әзерлеген тикшерделәр

Аксубай районында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...