World News in Tatar
Декабрь
2024
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Новости за 20.12.2024

Tatar-inform.tatar 

Рамил хәзрәт Юныс: Малайларның тормышында әти кешеләрнең урыны бик зур булырга тиеш

Казанда «Татар әниләренең беренче форумы» узды. Анда катнашкан дин белгече Рамил хәзрәт Юныс бәхетле гаилә нигезләре, балаларга дөрес тәрбия бирү турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Tatar-inform.tatar 

Яшь казанлылар өчен «Яңа елдан башлыйм» дип аталган дүрт көнлек лаборатория эшләячәк

Казанның «Елмай» паркында 3 гыйнвардан 7 гыйнварга кадәр «Яңа елдан башлыйм» балалар лабораториясе оештырыла. Проектка 12 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар кушыла ала, дип хәбәр итте балалар иҗтимагый киңлеге командасы.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанның «Наташа» хосписында намаз уку бүлмәсе ачылды

19 декабрьдә Казан шәһәренең «Наташа» хосписында рәсми рәвештә намаз уку бүлмәсе ачылышы тантанасы узды. Әлеге чарада Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе, «Наташа» хосписының генераль директоры Владимир Вавилов, Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов һәм башкалар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда көндез температура -11 градуска кадәр төшә

Җомга көнне, 20 декабрьдә, Татарстанда иртән явым-төшем көтелми, әмма урыны белән томан булуы ихтимал. Ә менә көндез һәм кичен республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак, хәтта буран да булачак.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөслимдә яшь белгечләр фотокүргәзмәсе ачылды

Бүген Мөслимдә «Яшьлек» спорт комплексында үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. «Яшьләр сайлый!» дип исемләнгән әлеге күргәзмәне «Август-Агро» идарәче компаниясе оештырган. Бу хакта «Мөслим-информ»да Фәридә Гайнетдинова яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Махсус операциядә һәлак булган хәрбинең туганнарына Батырлык ордены тапшырылды

Лаеш районы Советында махсус хәрби операциядә һәлак булган Алексей Сосипаторовның туганнарына дәүләт бүләге тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән җитәкчеләре «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды

Чирмешән районында авыррак тормышта яшәүче балаларның Яңа ел теләкләре бик тиздән чынга ашарга тиеш. Район җитәкчеләре «Теләкләр чыршысы» акөиясенә кушылды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Марат Гомәров яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗенең Иске Эсләк авылында махсус хәрби операциядәге якташларына үлән чәе ясыйлар

Әгерҗе районы Иске Эсләк авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядәге якташларына үлән чәйләре ясыйлар, маскировкалау челтәрләр үрәләр. Шулай ук авыл халкыннан җыелган акчага хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр алу оештырылды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында Индира Галләмова яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт инвестицияләр буенча иң яхшысы дип танылды

Әлмәт муниципаль районы «Инвестицион эшчәнлек буенча Татарстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге» конкурсында җиңү яулады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» район хакимиятенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...