World News in Tatar
Декабрь
2024
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Новости за 21.12.2024

Tatar-inform.tatar 

Казанда шимбә һәм якшәмбе көннәрендә массакүләм чаралар булмый

Якындагы ике көндә Татарстан башкаласында барлык массакүләм чаралар кичектерелде. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән кабул ителде. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 1,7 мең километр автомобиль юллары ремонтланган

Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 2017-2024 елларда 1 693 километр автомобиль юллары ремонтланган. Мәгълүм булганча, 2017-2019 елларда ул федераль өстенлекле проект рәвешендә гамәлдә ашырылды. Илкүләм проект буенча ремонт эшләренә барлыгы 67,8 миллиард сум юнәлдерелгән, аларның 40,7 миллиард сумы – федераль финанслар.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Апасның Идрәз авылында иганәче ярдәме белән төзекләндерелгән мәчет ачылды

Апасның Идрәз авылында төзекләндерелгән мәчет ачылды. Бу мәчет 1997 нче елда төзелә. 30 елга якын авыл халкына хезмәт иткән Аллаһ йорты соңгы елларда бик нык искерә. Утын ягып кына җылытыла. Соңгы вакытта кыш айларында үз эшчәнлеген туктатырга да мәҗбүр була. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чирмешәндә Кыш бабай резиденциясе эшли башлады

Чирмешән районы үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында урнаштырылган үзәк чыршының утларын кабыздылар. Яңа елның төп герое Кыш бабай чыршы утларын кабызгач, кунакларны үз резиденциясенә дәште. Бу көнне байтак бала Кыш бабай белән Кар Кызыннан бүләкләр алды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Спас районында «Юнармия» отрядына махсус операциядә һәлак булган хәрбинең исеме бирелде

Спас тармак технологияләре техникумының «Юнармия» отрядына хәрби операция герое, Болгар егете Рәис Зиннәтуллин исеме бирелде. Тантанага җыелган мактаулы кунаклар арасында батырның әтисе Раил Зиннәтуллин да бар иде. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Азнакайның Балалар иҗаты үзәгендә яшь армиячеләр балы узды

Азнакайның Балалар иҗаты үзәгендә яшь армиячеләр балы узды. Анда купшы бал күлмәкләре кигән кызлар, ыспай хәрби киемнәрдәге егетләр катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Зәйдә хәрбиләргә ярдәм итүчеләрне бүләкләгәннәр

Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк зәйлеләр хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшенә актив кушылды. Җиңү өчен лаеклы өлеш керткән зәйлеләрне бүләкләү дулкынландыргыч булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Читать дальше...