World News in Tatar
Декабрь
2024

Новости за 31.12.2024

Tatar-inform.tatar 

Казанда бер ел эчендә 2,5 миллион квадрат метр юл ремонтланган

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында түләүле юлларны файдалануга тапшыру һәм 2024 елда юл-төзелеш сезоны йомгаклары турында сөйләштеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Куркыныч очраклары турында белү өчен мобиль кушымта кулланырга киңәш иттеләр

Җитәкчеләргә һәм җаваплы вәкилләргә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мобиль кушымтасын урнаштырырга киңәш иттеләр. Аның аша гражданнар куркыныч янау очраклары һәм телеграм-каналларда трансляцияләү турында оператив мәгълүмат ала алачак.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Комаров Миңнехановны Яңа ел белән котлады: Без тагын да ныграк бердәмләшәбез

Азагына якынлашып килүче 2024 ел «зур илебезне — гражданнар һәм хакимиятне, бизнес һәм дәүләтне» тагын да ныграк берләштерде. Бу хакта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны якынлашып килүче 2025 ел белән котлаганда белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Володин Миңнехановны Яңа ел белән котлады: Ил алга таба атлый

Азагына якынлашып килүче 2024 ел «әһәмиятле вакыйгаларга бай булды» һәм Россия, сынауларны җиңеп чыгып, алга таба үсәргә сәләтле булуны күрсәтте. Бу хакта РФ Федераль Җыен Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котлавында белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мишустин Миңнехановны Яңа ел белән котлады: Бергәләп без илне көчлерәк итәбез

Узып баручы 2024 ел җәмгыятьнең үзара ярдәм итешүе һәм берләшүе төрле сынауларны җиңеп чыгарга, дәүләт әһәмиятендәге бурычларны хәл итәргә һәм иң масштаблы проектларны да гамәлгә ашырырга ярдәм итүне чираттагы мәртәбә исбатлады. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котлаганда белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сәлимгәрәев II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин указында әйтелә. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын якынлашып килүче Яңа 2025нче ел белән котлады. Видео-котлау парламентарийның телеграм-каналында урнаштырылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин Миңнехановны Яңа ел белән котлады: Әлеге бәйрәм безнең барыбызны берләштерә

Яңа ел – һәр йортта үзенчәлекле, җылы гаилә атмосферасы тудыручы бәйрәм. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны котлавында әйтелә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2024 елның соңгы көнендә җепшек кар ява, кайбер районнарда буран була

Сишәмбе, 31 декабрьдә, Татарстанда уртача явым-төшем фаразлана. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада җепшек кар явачак. Урыны белән буран һәм бозлавык көтелә.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Придомовая территория Азата и Светланы Гильмутдиновых, проживающих в Заречном, и в этом году утопает в новогоднем убранстве

Если хозяйство, по периметру которого тянется яркая иллюминация, привлекает к себе внимание еще издали, то прохожие восхищаются красотой символов Нового года из снега перед их домом.

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада яшь армиячеләр һәм укучылар «Кыш бабай бул!» акциясендә катнашты

Түбән Камада яшь армиячеләр һәм 1нче гимназия укучылары «Кыш бабай бул!» акциясендә катнашты. «Кыш бабай бул!» акциясе кысаларында китерелгән бүләкләр саны арта бара. Бүген беренче гимназия укучылары да чыршы астына бүләкләр китерде. Алар бу акциядә ел саен катнаша. Бу юлы алар 20 тартма бүләк алып килгән. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан депутаты ятим балаларны һәм күп балалы гаиләләрне Яңа ел белән котлады

Яшел Үзәндә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов күп балалы гаиләләргә һәм ятим балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия акцияләре үткәрде. Ул Миңнуллиннар гаиләсен 21нче балалары белән котлады. Бу хакта «Яшел Үзән» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...