World News in Tatar
Январь
2025
24
25
26
27
28
29
30
31

Новости за 05.01.2025

Tatar-inform.tatar 

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында очышларга чикләүләрне гамәлдән чыгардылар

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында гражданнар очышлары иминлеген тәэмин итү өчен һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә кертелгәп вакытлыча чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Росавиация матбугат сәркатибе Артем Кореняко телеграм-каналында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, аэропортлар Мәскәү вакыты белән 10:32 сәгатьтән гадәти эш режимына кайткан.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама, Ижевск һәм Пермь аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде

Түбән Кама (Бегишево), Ижевск һәм Пермь (Зур Савино) аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта Росавиация матбугат сәркатибе Артем Кореняко телеграм-каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәнзилә Җәүһәрова: Миләүшә Хәбетдинова халкыбызга Нәкый Исәнбәт архивын кайтара

Татарстанның баш фольклорчысы, КФУ доценты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова галимә Миләүшә Хәбетдинова язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең архивын халыкка кайтаруын әйтте. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә чыгыш ясады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эксперт февральдә балалы гаиләләр өчен түләүләр арту турында сөйләде

Февральдә балалы гаиләләр өчен каралган берничә түләү артачак, дип сөйләде «Российская газета»га РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Лениногорскида «Күк бүре» уены буенча турнир була

Лениногорскиның «Алмакай» ат утарында, ягъни Югары Каран авылында 6 гыйнварда 11.00 сәгатьтә «Күк бүре» уены үтәчәк. Әлеге уен узган ел да гыйнвар ае башында үткәрелгән иде. Быел да «Алмакай» ат утары үткәрә. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чирмешәндә яшәүче 72 яшьлек ир-ат кардан сыннар ясаган

Чирмешәндә яшәүче 72 яшьлек Әкрәм Мәссаров әлеге шөгылен быел да ташламаган, Кара Чишмәдә һәм район үзәгендәге йортлары каршында кардан Кыш бабай, Кар кызы, ел символы – елан ясаган. Бу хакта «Безнең Чрмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тукай районы Яңа бистәсендә Кыш бабай призына чаңгы ярышлары булды

Тукай районы Яңа бистәсендә Кыш бабай призына чаңгы ярышлары үтте. Тантаналы ачылышта катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Васильев сәламләп уңышлар һәм җиңү теләде. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев ярышларның регламенты белән таныштырды. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...