World News in Tatar
Январь
2025
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Новости за 09.01.2025

Tatar-inform.tatar 

Песков Арктика Россиянең стратегик мәнфәгатьләр өлкәсендә булуын әйтте

Арктика Россиянең стратегик мәнфәгатьләр өлкәсендә һәм РФ әлеге төбәктә тынычлык, тотрыклылык кирәк дип саный. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков, АКШның сайланган Президенты Дональд Трампның Канада һәм Гренландияне кушу зарурлыгы турындагы сүзләрен шәрехләп, шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәхәббәтен эзләп Америкадан Казанга килгән ир-ат «Кеше приюты»на эләккән

Американың Джорджия штаты башкаласы Атлантада яшәүче Скотт исемле ир-ат мәхәббәтен эзләп Казанга килгән һәм Яңа ел алдыннан «Кеше приюты» үзәгенә эләккән. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сораштыру: Россия кешеләре ел сәясәтчесе буларак Путинны атады

Россия халкының 50 проценты 2024 ел сәясәтчесе буларак РФ Президенты Владимир Путинны атады. Бу Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) 21 декабрьдә 1600 россияле арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән билгеле булды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Новосибирск татарлары «Илһам» әдәби клубына кушылырга чакыра

Новосибирск татарларын татар әдәбиятын тирәнтен өйрәнү һәм туган телдә аралашу максаты белән төзелгән «Илһам» әдәби клубына кушылырга чакыралар. Бу хакта «Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге» мәдәният учреждениесе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Уфа Шигере авылында Урал татарлары фольклорын туплауга багышланган кичә булды

Уфа Шигере авылында «Урал фольклоры ассамблеясе – татар мәдәнияте территориясе» проекты кысаларында фольклор туплауга юнәлтелгән чара булды. Ул «Коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм итү республика ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешма ярдәме белән оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatobzor.ru (Казань) 

История села Старый Кинер

Старый Кинер (Иске Кенәр авылы) — село в Арском районе Республики Татарстан, в составе Ташкичинского сельского поселения, находится в 1,5 км от реки Ашит, в 35 км к северо-западу от районного центра, города Арска. История происхождения села Старый Кинер |… Далее

Tatar-inform.tatar 

Һава торышы начараю дәвам итү сәбәпле, Татарстан халкына юлда сак булырга киңәш иттеләр

Һава торышы начараю сәбәпле, машина йөртүчеләргә автомобильнең техник торышына, аеруча тормозлау системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика тиешенчә эшләргә тиеш.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия халыклары телләренең дәүләт реестрын булдырачаклар

Россиядә яшәүче халыклар телләренең дәүләт реестры булдырылачак, аларның статуслары системага салыначак һәм хәзерге вакытта гамәлдә булган закон урынына яңа «Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы федераль закон проекты әзерләнәчәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йөкләмә бирде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда һава торышы начар булу сәбәпле М5 трассасы участогында хәрәкәтне чикләделәр

Метеорологик һәм юл шартлары начар булу сәбәпле, Татарстанда М5 трассасы участогында пассажир автобуслары, маршрут таксилары, йөк транспорты өчен хәрәкәтне вакытлыча чикләделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2025 елда Россиядә яңа автомобиль сатып алу дүрттән бер өлешкә кимергә мөмкин

2025 елда Россиядә яңа автомобильләр сатып алу дүрттән бер өлешкә кимергә мөмкин. 2024 елда 1,6 миллион машина сатылган булса, яңа 2025 елда – якынча 1,2 миллион машина, дип фаразлана. Бу хакта «Россия автомобиль дилерлары» ассоциациясе башкарма директоры Игорь Чикин сөйләде, дип яза «Республика Татарстан» газетасы.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эчке эшләр министрлыгы мошенниклар Дәүләт хезмәтләренә үтеп керә торган ике ысулны атады

Россия Эчке эшләр министрлыгы мошенниклар акча урлау нияте белән россиялеләрнең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларына керү өчен куллана торган яңа ике схема турында сөйләде.

Читать дальше...