World News in Tatar
Январь
2025
26
27
28
29
30
31

Новости за 09.01.2025

Tatar-inform.tatar 

Эчке эшләр министрлыгы мошенниклар Дәүләт хезмәтләренә үтеп керә торган ике ысулны атады

Россия Эчке эшләр министрлыгы мошенниклар акча урлау нияте белән россиялеләрнең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларына керү өчен куллана торган яңа ике схема турында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дамир Мөхетдинов: Шура күпхатынлылыкны рөхсәт итмәде һәм берничек рөхсәт итә дә алмый

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы мөселманнарга нинди шартларда берничә хатын алу рөхсәт ителүе язылган фәтва чыгарды, әмма Генераль прокуратура бу фәтваны, Россия кыйммәтләренә каршы килә, дип таныганнан соң, кире алды. РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов моңа карата үз фикерен белдерде.

Tatar-inform.tatar 

Коронавирус йоктыручылар саны бөтен дөньяда 1,5 миллиард кешедән артык булырга мөмкин

Бөтен дөньяда коронавирус йоктыру очраклары саны буенча статистика рәсми мәгълүматлардан ике тапкырга артыграк була ала, чөнки ковидның күп очраклары җиңел формада үтү сәбәпле рәсми рәвештә теркәлмәскә мөмкин. Бу хакта ТАССка эпидемиолог, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары, Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Төмәннең «Яңарыш» газетасы 35 еллыгы уңаеннан видеобәйге игълан иткән

Төмәндә чыгучы «Яңарыш» өлкә татар газетасы үзенең 35 еллык юбилее уңаеннан шигърият яратучылар өчен «Яңарыш» - яраткан газетам» дип аталган шигъри бәйге игълан итә. Бу хакта газетаның телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда кабаттан температура рекорды куелды

2025 елның 8 гыйнварында Казанда температура рекорды куелды.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, ТР башкаласында һава температурасы рекордлы күрсәткечләргә кадәр күтәрелде һәм 2,2 градус тәшкил итте.

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, 8 гыйнварда температураның соңгы тапкыр мондый максимумга күтәрелүе 1999 елда теркәлгән.

Tatar-inform.tatar 

AZAL авиакомпаниясе Баку белән Казан арасындагы барлык рейсларны туктатты

Azerbaijan Airlines (AZAL) авиакомпаниясе Баку–Казан–Баку маршруты буенча рейсларны «очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен» билгесез вакытка туктата, дип яза РИА Новости компаниянең матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явуы фаразлана

Пәнҗешәмбе, 9 гыйнварда, Татарстанда җепшек кар ява. Кайбер районнарда бозлавык, буран булуы ихтимал, ә иртән урыны белән томан булырга мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология үзәге фаразында.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларның Яңа ел теләкләрен чынга ашырды

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ике малайның - Мирон Нагуманов һәм Әскәр Бәдредтиновның хыялын чынга ашырды. Балалар автоинспекторлар эше белән танышырга һәм патруль автомобилендә йөрергә хыялланган. Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәрендә балаларның теләкләрен үтәгән. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Актанышның Тыңламас авылы хоккей командасы хәрбиләр истәлегенә багышланган турнирда җиңде

Актаныш районы Тыңламас авылының хоккей командасы Башкортстанның Илеш районы Кужбахты авыл җирлегендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбызга багышланган хоккей турнирында катнашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Саба районында атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаевның иҗат кичәсе булды

Саба районы мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаевның иҗат кичәсе узды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәридә Вилданова яза.

Читать дальше...