World News in Tatar

ЮХИДИ машина йөртүчеләргә бозлавыкта куркынычсызлык чаралары турында искәртте

Татарстан автоинспекторлары машина йөртүчеләргә юеш кар һәм бозлавык вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртте. Мәгълүмат ведомствоның рәсми телеграм-каналында урнаштырылган.

Бүген көндез һәм төнлә республикада һава шартлары шактый начарланачак. -2 градуска кадәр суытуы ихтимал. Юлларның аерым участокларында бозлавык, кар өермәсе барлыкка килүе, төнлә 22 м/с кадәр көчле җил булуы мөмкин.

Машина йөртүчеләргә машиналарының техник торышына игътибарлы булырга, тормоз системасын тикшерергә кирәк. Начар һава шартларында автомобильдә хәрәкәт иткәндә куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле булганнарыннан тыелырга кирәк. Хәрәкәт тизлеге конкрет һава торышы һәм юл шартларына туры килергә тиеш.

Җәяүлеләр яктылык кайтаручы элементларга ия булырга һәм аларның күренерлек булуын тәэмин итәргә тиеш.

Читайте на 123ru.net