World News in Tatar

Путин һәм Рахмон хезмәттәшлек турында фикер алышты

Россия белән Таҗикстан Президентлары Владимир Путин һәм Эмомали Рахмон телефон аша сөйләшкән. Алар Мәскәүдә Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларда бергә катнашу мәсьәләләре турында фикер алышкан. Чараларга республика лидеры чакырулы. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук президентлар берничә ике яклы актуаль тема буенча фикер алышкан. Шулар арасында – террорчылык куркынычы белән көрәштә һәм миграция өлкәсендә хезмәттәшлек. Лидерлар профильле министрлыклар һәм ведомстволар линиясе буенча үзара эш итү механизмнарын камилләштерү турында килешкән.

Шулай ук президентлар соңгы вакытта активлашкан билгеле бер көчләрнең Россия Федерациясенә читтән, шул исәптән Таҗикстаннан килгән хезмәт мигрантлары тирәсендәге хәлне ясалма рәвештә кыздыру омтылышлары турында сөйләшкән. Путин һәм Рахмон аларның уртак тырышлык белән туктатылачагына һәм ике ил халкы арасындагы тату мөнәсәбәтләргә зыян китермәячәгенә ышана.

Читайте на 123ru.net