World News in Tatar

Путин 2030 елга кадәр бюджет планнары турында киңәшмә үткәрде

Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәргән. Анда озак сроклы бюджет планнары каралган. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген бюджет планнары турында фикер алышуны дәвам итәргә тәкъдим итәм. Якындагы өч елга планнар турында гына түгел, ә, килешкәнчә, 2030 елга кадәрге озак сроклы чорга», – дигән очрашу башында дәүләт башлыгы.

Ул бюджет сәясәте өлкәсендә җаваплы, баланслы һәм бик реалистик карашларны саклап калу принципиаль рәвештә мөһим, дип ассызыклаган.

Киңәшмәдә Премьер-министр Михаил Мишустин, Президент Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно, беренче вице-премьер Андрей Белоусов, вице-премьер Татьяна Голикова, Хөкүмәт Рәисе урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко, Президент ярдәмчесе Максим Орешкин, РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов һәм Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина катнашкан.

Читайте на 123ru.net